Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Асфальтта акварелька» дигән күңел ачу чарасы узды.
Төп персонаж Урман иясе булды, ә үзәк карамагындагылар ата-аналары белән бергә «коткаручылар» ролендә чыгыш ясадылар. Балалар хәтер, фикерләү, логика, игътибарлык, сөйләм, вак моторика, иҗат, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү буенча уеннарда һәм биремнәрдә актив катнаштылар.
Балалар өчен төрле төстәге акбурлар бүләк булды, аларны үзәк карамагындагы балалар асфальтта сынап карадылар. Нәтиҗәдә асфальт балалар рәсемнәреннән зур картинага әверелде.