«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге XV Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашты. Россия буенча танылган ярминкә Алабугада 5 августтан 7 августка кадәр узды. Социаль хезмәт алучылар «Изгелек» үзәге белгечләре җитәкчелегендә тернәкләнү узган вакытта ясаган төрле декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен ярминкәдә күрсәтте.
Ярминкәгә килүчеләр арасында төрле хайваннар һәм кошларның гипс сыннарына, кәгазьдән үрелгән әйберләргә, шулай ук балчыктан шәмдәлләргә зур кызыксыну туды.
Мондый ярминкәләрдә катнашу үзәк карамагындагыларга үзләренең иҗади сәләтләрен ачарга, күзаллауларын киңәйтергә, декоратив-гамәли сәнгатьнең яңа технологияләре белән танышырга мөмкинлек бирә.