Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Һөнәрләр илендә»дигән түгәрәк эшчәнлеге кысаларында медиасәгать узды.
Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен дәрес «Туган як буенча һөнәри юнәлеш бирүче сәяхәт» темасына үтте.
Кызларга булачак һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан оештырылган дәрестә катнашучыларны Түбән Каманың иң эре сәнәгать предприятиеләре – Татарстанның химия башкаласы белән таныштырдылар.
Медиасәгатьтә катнашучыларга «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «ТАНЕКО» АҖ кебек сәнәгать гигантларын тәкъдир итүче видеооткрыткалар күрсәттеләр һәм әлеге заводлардагы һөнәрләр белән таныштырдылар.
«Минем өчен «Һөнәрләр илендә» түгәрәге җитәкчесе буларак, төп бурыч – тәрбияләнүчеләргә киләчәктә һөнәри билгеләнештә ярдәм итү, туган шәһәрнең уку йортларында алырга мөмкин булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирү», – дип билгеләп үтте тәрбияче Галия Зайцева.