«Юлдаш» «Җәйге фитобар» оештырды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр «Җәйге фитобар» оештырганнар.

Чара башында социаль хезмәт алучылар мелисса, мята, мәтрүшкә, кара һәм кызыл карлыган һәм башка үләннәрнең файдалы үзлекләре белән таныштылар, шулай ук «Дару үләннәре» викторинасында катнаштылар.

Чара барышында анда катнашучыларга шифалы үләннәр, җиләк-җимешләрнең файдасы турында искә төшерделәр. Соңыннан катнашучылар җиләк, туңдырылган карлыган, кура җиләге, чия һәм төрле җиләк-җимеш белән таныштылар.

Учреждение хезмәткәрләре карамактагылар өчен мини-концерт оештырдылар, анда үсемлекләр һәм чәчәкләр турында җырлар яңгырады. Концерт вакытында чәй табыны әзерләнде: барысы да кара карлыган яфракларыннан, юкәдән хуш исле чәй татып карый алды.

Чара ахырында интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнесафия Миңнегәрәй кызы Баһавиева «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләрне тәмле татар ашлары белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International