Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бәйрәмне Бакча-Сарай һәм Вахитов авыл мәдәният йортлары сәнгать коллективлары, шулай ук «Забавушки» иҗат коллективы бүләк итте.
Җырлар, биюләр, юмор, сценкалар интернат-йортта яшәүчеләрне битараф калдырмады.
Алар артистларның матур костюмнарын да, аларның талантларын да бәяләделәр, әмма интернат-йорт карамагындагылар өчен иң мөһиме кунакларның күңел җылысы булды.
Социаль хезмәт алучылар бу көнне тамашачылар гына түгел, ә концерт программасында катнашучылар да булды: алар җырлады да, биеде дә, артистларны көчле алкышларга күмде. Ике сәгатьлек концерт программасы бер сулышта узды.
Номерлар арасындагы тәнәфестә интернат директоры Тәнзилә Васильева Сәкинә Кашапова һәм Рафис Шәфигуллинны туган көне белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Тәнзилә Васильева сүзләренә караганда, мондый очрашулар яшәүчеләр өчен тернәкләндерү планында зур әһәмияткә ия: интернат-йорты карамагындагылар мондый очрашуларда күңел ачалар һәм, әлбәттә, тирә-юньдәгеләр белән аралашудан шатлык алалар.
Боларның барысы да аларны социальләштерүдә ярдәм итә, дип ассызыклады Васильева.