Югары Ослан хәйриячеләр кабул итте

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Райффайзен Банк» хәйриячеләрен кабул иткәннәр.

Банк интернат-йортка ремонт ясарга ярдәм итәргә карар кылган, шуңа күрә аның 15 хезмәткәре учреждениегә буяу, шул исәптән фасад буявы, һәм такталар алып килгән.

Хәйрияче кунаклар янгын баскычын, керү бүлмәсен, беседканы буядылар.

Интернат коллективы һәм социаль хезмәт алучылар хәйриячеләр командасы җитәкчесе Анастасия Далматовага һәм аның тату хезмәткәрләренә риясыз ярдәм итүләре, ә иң мөһиме, өлкән кешеләргә һәм инвалидларга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

«Мондый битараф булмаган кешеләр ярдәмендә безнең интернатта тормыш яхшыра бара, матурлык һәм комфорт безнең карамактагылар өчен бик мөһим. Хәйриячеләрнең яхшылыгы үзләренә кайтсын!», – дип ассызыклады Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Тәнзилә Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International