Республикада дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Алар социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменә дә кагылачак. Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме 250 меңнән 350 мең сумга кадәр, ә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 75 меңнән 200 мең сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.
Социаль контракт кебек дәүләт ярдәме үзен аклады, ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга адреслы ярдәм нәтиҗәлелеген күрсәтте: хәзерге вакытта Татарстанда 4789 дәүләт контракты төзелгән инде.
Искәртеп узабыз, социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме алу хокукына авыр тормыш хәлендә калган һәм җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр ия. Социаль контрактның төп нәтиҗәсе– гаиләнең акчалата керемнәрен арттыру һәм авыр тормыш хәлен җиңү.
Социаль контракт ярдәмгә хокукны гына түгел, гражданинның бурычларын да күздә тота.
Әйтик, индивидуаль эшкуарлык эшчәнлегенә социаль контракт төзегәндә гражданин шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә, социаль контракт гамәлдә булган чорда эшмәкәрлек өчен кирәкле төп чараларны сатып алырга һәм социаль яклау органнарына раслаучы документларны тапшырырга тиеш.
Гражданин социаль контрактның гамәлдә булу вакыты дәвамында шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барырга һәм бу хакта даими хисап тотарга тиеш.
Ул социаль яклау органы буенча социаль контрактның гамәлдә булу срогы тәмамланганнан соң бер ел эчендә үзенең эшмәкәрлек эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Һәм шунысы мөһим: әгәр гражданин кинәт үзенең шәхси эшмәкәрлеген яки шәхси хуҗалык алып баруны туктатса, ягъни социаль контракт нигезендә төзелгән шартларны бозса, социаль контракт буенча бирелгән акчаларны кире кайтарырга кирәк булачак (өстәвенә, тулы күләмдә).
Хәзер социаль контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә: эшмәкәрлек эшчәнлегенә – 250 мең сумга кадәр, ярдәмче хуҗалыкны оештыру һәм алып бару өчен 75 мең сумга кадәр.
ТР Министрлар Кабинетының гамәлдәге карарына кертелә торган үзгәрешләр гамәлгә кергәннән соң, беренче очракта түләүләр 350 мең сумга, икенчесендә 200 мең сумга кадәр артачак.