Сукырларны социаль тернәкләндерү үзәге Самара өлкәсеннән килгән кунакларны кабул итте

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәгенә Самара өлкәсеннән күрү буенча инвалидлар делегациясе килеп китте.

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре кунаклар өчен учреждение буенча экскурсия уздырдылар. Экскурсия барышында «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында сатып алынган тернәкләндерү җиһазлары күрсәтелде.

Учреждение белгечләре кунаклар өчен мастер-класслар үткәрделәр. Очрашу барышында шулай ук түгәрәк өстәл булды, анда катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Үзәк белән танышканнан соң Самарадан килгән кунаклар өчен Татарстан башкаласы буйлап экскурсия оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International