Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бильярд буенча турнир узды.
Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен һәм бильярд спортын популярлаштыру максатыннан оештырылган.
Бильярд – мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы уен, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен.
Ул кешенең интеллектуаль, физик сәләтләрен үстерү белән бергә, нерв системасын ныгытып, эмоциональ, психик халәткә уңай тәэсир итә һәм җаваплы, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтә.
Һәр уенчы җиңү өчен көрәште һәм бу мавыктыргыч уенда үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте.
Дусларча атмосфера һәм тамашачылар ярдәме уенга спорт азарты бирде.
Иң яхшы уенчы исеме өчен егерме кеше көрәште.