Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган.
Уен барышында тәрбияләнүчеләр тематик мәкальләр җыеп, хезмәт предметлары буенча һөнәрләрне билгеләделәр, иҗади конкурста һөнәр ияләрен ясадылар, ә чара кунаклары – Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студентлары – үзләренең һөнәри билгеләнешләре һәм уку йортын сайлау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Алар булачак һөнәр сайлаганда нинди критерийларга һәм факторларга игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Балалар хезмәт базарында ихтыяҗ, керем, карьера үсеше кебек төшенчәләрне үзләштерде.
Мондый чаралар, тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре белдергәнчә, балаларга дөрес итеп үз һөнәри юлын сайларга мөмкинлек бирә.