Тернәкләндерү ысулы буларак музыкотерапия

2022 елның 5 августы, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мин яратам сине, тормыш!» дигән җыр түгәрәге әгъзалары культорганизатор Наталья Котова җитәкчелегендә музыкаль чарада катнашты. Алар саф һавада һәрберсенә таныш булган көйләрне искә алу өчен җыелды.

«Только раз бывают в жизни встречи», «Темно-вишневая шаль», «Белой акации гроздья душистые» җырларын өлкәннәр Наталья Котованың гитара аккомпанементы астында җырлады. Ә чор атмосферасын тудыру өчен хәтта төрле төстәге шәлләр дә ябындылар.

Чара рус романсы бәйрәменә әверелде. Социаль хезмәт алучылар музыка терапиясе дәресеннән шатлык һәм тынычлану хисе белән таралыштылар.

Наталья Котова сүзләренә караганда, социаль хезмәт алучыларның физик, психологик халәтен торгызу өчен музыка ярдәмендә тернәкләндерү бик мөһим: мондый дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм инвалидларда күңелле кәефкә тудыра, аларның хәтерен тонуста саклый, якыннары һәм танышлары белән аралашу шатлыгын бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International