ТР Хезмәт министрлыгы: эш бирүче эшкә урнаштырылган һәр граждан өчен 60 мең сумга якын акча алырга мөмкин

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Республикада агымдагы елның язында санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча план әзерләнде һәм Социаль өлкәдә килеп туган проблемаларны хәл итү өчен оператив штаб булдырылды. Төп бурыч – халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү программаларын саклау, яңа логистика һәм җитештерү чылбырларын булдыру юлы белән система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшләве. Моннан тыш, ярдәм итү планын һәм чараларын эшләгәндә критик яктан мөһим инфраструктураның эшчәнлеген тәэмин итү һәм яңа шартларда кече бизнеска ярдәм итү дә исәпкә алынды.

Март аенда ук республикада «2022 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру турында» ТР Министрлар Кабинеты Карары кабул ителде.

Өстәмә чаралар астында күз алдында тотыла:

- мәшгульлек хезмәте органнарында туры килә торган эш эзләү өчен теркәлгән гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнарны да кертеп, өчен җәмәгать эшләрен оештырганда эш бирүчеләрнең өлешчә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын финанс яктан тәэмин итү;

- эштән азат ителү куркынычы астында булган оешмалар хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә урнаштыру очрагында, эш бирүчеләрнең өлешчә хезмәт хакына чыгымнарын финанс яктан тәэмин итү (тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, эшне вакытлыча туктатып тору, хезмәт хакын саклап калмыйча отпусклар бирү, хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар үткәрү). Эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру предприятиеләрне яңа җитештерү һәм логистика шартларына яраклаштыру вакытында эш белән тәэмин итүне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк һәм гражданнарның кеременә ярдәм итәчәк.

Эш бирүчегә субсидия күләме бер кешегә дәүләт бюджеттан тыш фондларына иминият взнослары суммасына арттырылган минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнгән (2022 елның 1 июненнән минималь хезмәт хакы – 15 279 сум). Субсидия бирү вакыты – 3 айга кадәр, федераль дәрәҗәдәге система барлыкка китерүче предприятиеләр өчен – 6 айга кадәр.

Шулай итеп, җәмәгать һәм вакытлы эшләрне оештырганда эш бирүче эшкә урнаштырылган һәр граждан өчен 15 279 сум*1,3 (30,2% уртача иминият взнослары)*3 ай алачак, бу 59,7 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International