Республикада гомуми эшсезлек дәрәҗәсе Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән 2,4%ка кимрәк (4,0%) һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән санала (Идел буе федераль округы буенча уртача – 3,4%). Республика гомуми эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган Россия Федерациясе төбәкләре бишлегенә керә.
Республиканың хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять тотрыклы кала бирә. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә 2022 елның апрель-июнь айларында, уртача алганда, 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Татарстанда эшче көчләр саны 2026,8 мең кеше тәшкил итте, шул исәптән 1978,2 мең кеше икътисадта мәшгуль булган һәм 48,6 мең кеше яки эшче көчләр саныннан 2,4%ы эшсез булган, ләкин актив эш эзләгән (Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе нигезендә алар эшсезләр буларак классификацияләнә).
Бүгенге көндә республикада теркәлгән эшсезлек саны 10,4 мең кеше тәшкил итә, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,51% (Россия Федерациясе буенча – 0,9%, Идел буе федераль округы буенча – 0,8%).
Халыкны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 62,5% тәшкил итә һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң югарысы булып кала бирә (РФ буенча бу күрсәткеч 59,6% тәшкил итә, Идел буе федераль округы буенча – 58,6%).
Агымдагы елның 7 аенда республиканың мәшгульлек үзәкләрендә эш эзләүчеләр сыйфатында 43,4 мең кеше исәпкә куелган.
Шул ук вакыт эчендә 24,5 мең кеше эшкә урнаштырылган, ягъни ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр санының 56,5%ы эш эзләүдә.
Республика буенча уртача эшсезлек чоры – 3,76 ай.