Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак Агашин тренажерын эксплуатацияләү буенча уку узган.
Мастер-класс башында өлкән шәфкать туташы организмның барлык системаларына актив сәламәтләндерү йогынтысы күрсәтеп, табигый дулкынлану механизмы нигезендә эшли торган тренажерның файдасы турында сөйләде.
Дулкынлы гимнастика ярдәмендә осанка яхшыра, мускуллар тонуска китерелә, хәрәкәтләрнең реакциясе һәм координациясе арта.
Тренажер эчендә йөк тирбәлеп тора, шул рәвешле организмга сәламәтләндерү эффекты күрсәтә.
Агашинның дулкынлы тренажеры белән күнегүләр комплексы остеохондрозны, осанка бозылуны, йөрәк-кан тамырлары, организмның нерв-мускул системалары авыруларын профилактикалау өчен кулланыла.
Социаль хезмәт алучылар барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм аларның кәефләре һәм гомуми хәле яхшырды, дип билгеләп үттеләр.