Түбән Кама «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә июль аеннан Президент грантлары фонды акчасына «Старость в радость» Хәйрия фондының «Үз-үзең булып калу: мөстәкыйль тормышка кайту мөмкинлеге буларак травмалардан һәм авырулардан соң өлкәннәрне комплекслы торгызуны оештыру» проекты тормышка ашырыла.
Проектны тормышка ашыру өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучыларының физик һәм психологик халәтен торгызуга юнәлдерелгән. Өлкән яшьтәге кешеләргә мультидисциплинар команда белгечләре – дәвалау физкультурасы, эрготерапия буенча штаттагы хезмәткәрләр, психолог һәм карау күнекмәләренә өйрәтү буенча белгеч ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең әйдәп баручы белгечләреннән функцияләрне яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр алынганнан соң 10 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид индивидуаль план буенча хезмәт ала.
Моннан тыш, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең барлык социаль хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге гражданнарның функцияләрен торгызу буенча чаралар планы белән таныштыралар.