Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Ольга Дрей пьесасы буенча иҗат ителгән «Онытылмас юлдашлар» спектакле күрсәтелде.
«Онытылмас юлдашлар» комедиясе Чаллыдагы өлкән яшьтәге кешеләр өчен беренче театр студиясеннән «көмеш» волонтерлар тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Комедия куелышының максаты тамашачының уңай хис-тойгыларын тәэмин итү. Шулай ук тамашачыларга гадәти күренешләрне икенче яктан карарга ярдәм итәргә, контекст әһәмияте аша аларның хис-тойгыларын һәм уйларын активлаштырырга мөмкинлек бирә.
«Изгелек»тә күрсәтелгән спектакль шушы максатларга иреште. Юмор һәм актерларның искиткеч уены, вак-төякләргә кадәр уйланылган куелыш, социаль хезмәтләр алучыларны сокландырды. Тамашачылар көчле алкышлар белән профессиональ булмаган, ләкин шулай да актерларга – осталык өчен рәхмәт белдерделәр.