Рус гаскәрләренең Кагул елгасында җиңүенә багышланган тематик дәрес Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узган.
1 август – бу көрәштә җиңү хөрмәтенә истәлекле дата.
Исегезгә төшерәбез, Кагул елгасындагы сугыш 1770 елда була. Ул Русия – Төркия сугышының борылыш вакыйгасына әверелде: җимергеч җиңелүдән соң Госман империясе үз көчләрен яңадан торгыза алмады. «Кама таңнары» социаль приюты балалары дәрестә картада героик вакыйга урынын таптылар, командирларның оста җитәкчелеген, аларның каһарманлыгын күрделәр.