Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Галимҗанова Алия үзенең социаль хезмәт алучылары белән клуб мөдире оештырган «Күңелемдә гармун моңнары» урам бәйрәмендә катнашты.
Тауасты Байлар авылында урам бәйрәме гөрләп узды. Авылның хөрмәтле гармунчылары гармунда өздереп уйнадылар, апалар кушылып җырладылар. Авылның һәр урамында мул табын әзерләгән иде, анда барлык теләүчеләр чәй белән сыйландылар, тәмле коймак ашадылар. Бәйрәм төрле җыр, бию, уен, көлке белән үрелеп барды. Бар халык бу бәйрәмнән бик кәнагать калды.