«Өмет» үзәге психологы яшүсмерләргә һөнәри юнәлештә ярдәм күрсәтә

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче социаль участокта «Һөнәрләр дөньясында» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырган.

Чара барышында яшүсмерләр һөнәри юнәлеш бирүнең нәрсә икәнен, һөнәрне ничек дөрес сайларга һәм кызыксынулар ничек эшчәнлек өлкәсен сайлап алуга йогынты ясавын белделәр.

Дәрес индивидуаль һөнәри консультация бирү белән башланып китте, аның ярдәмендә психолог яшүсмернең нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен һәм һөнәри киләчәкне ничек күзаллавын билгеләде.

Аннары тест барышында яшүсмерләр «башка кешеләр», «табигать», «техника», «билгеләр системасы», «нәфис образлар», «кеше үзе» системаларында төрле хезмәт предметлары белән эшләү сәләтләрен, шәхеснең һөнәри юнәлештәге тибын билгеләделәр.

Дәреснең гамәли өлешендә яшүсмерләр «Үз максатларыгызны чынга ашырыгыз» дигән күнегүне үтәделәр. Ахырда яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүнең индивидуаль маршруты билгеләнде, ул үз эченә һөнәри сайлауны психологик яктан тәэмин итү, яшүсмернең һөнәри үзбилгеләнеше буенча мәгълүмати, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International