ТР Кукмара муниципаль районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре» темасына тематик дәрес үткәрелде. Дәрес Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.
Балалар татар халкының мәдәнияте белән таныштылар, милли бәйрәмнәрне искә төшерделәр, костюмнар, орнамент элементларын өйрәнделәр, татарларның көнкүреше турында кызыклы фактлар белделәр. Милли кием-салым атамалары: камзол, калфак, түбәтәй – балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Татарлар бик кунакчыл һәм мәрхәмәтле халык. Бу татарларга башка милләтләрне хөрмәт итәргә һәм алар белән бер территориядә тату яшәргә ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясадылар балалар.