ТР Яшел Үзән муниципаль районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Саф һава» проекты кысаларында балалар белән «Кояш, Һава һәм су – безнең иң яхшы дусларыбыз» дигән экологик дәрес үткәрелде.
Уен дәресенең максаты – кеше тормышында һаваның, кояшның, суның һәм витаминнар роле турында күзаллауларны ныгыту һәм киңәйтү иде.
Дәрес барышында балалар урманга киттеләр, кошлар, хайваннар белән очраштылар, саф һава суладылар, «Ачулы керпе» дигән сулыш гимнастикасын үтәделәр. Юлда реабилитантлар Гигиена феясын каршы алдылар, табышмаклар чиштеләр. Балалар кояш белән уйнадылар һәм витаминнар белән таныштылар.
Дәрес ахырында балалар күчтәнәч алдылар. Чара сәламәтлеккә сак караш формалаштыруга, хәрәкәт һәм сөйләм активлыгын үстерүгә ярдәм итте.