Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Инклюзив мохит» волонтер яшьләр берләшмәсе активистлары учреждение карамагындагылар өчен «Брейн-ринг» интеллектуаль уенын үткәрделәр. Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында интеллектуаль уеннарны популярлаштыру.
Интеллектуаль ярышта 4 команда катнашты. Тамашачылар-җанатарлар өчен дә сораулар һәм биремнәр әзерләнгән иде.
Командада эшли белү аркасында катнашучылар авыр биремнәрне үтәделәр, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча «Энҗе» командасы беренче урынны яулады. Барлык командаларга истәлекле бүләкләр, ә тамашачыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Чарада кырык кеше катнашты.