Һөнәр сайлау турында «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән сөйләштеләр

2022 елның 22 июле, җомга

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова тәрбияләнүчеләр белән «һөнәрләр турында әңгәмәләр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче сәгать үткәрде. Чараның максаты: хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында күзаллауны формалаштыру, билгеле бер эшчәнлек төрләренә сәләтне ачыклау.

Чара уен формасында үткәрелде. Уеннарда һәм конкурсларда катнашу өчен балалар ике командага бүленде. Уен барышында приютта тәрбияләнүчеләр барлык һөнәрләрнең дә кеше һәм эш итү объектының үзара мөнәсәбәтләренә карап 5 категориягә бүленүен белделәр. Аннары тәрбияләнүчеләр берничә профессиональ терминны өйрәнделәр.

Чара ахырында тәрбияче һәрбер һөнрәнең мөһим булуын ассызыклады. Балалар һөнәр сайлауга җаваплы карарга: үз мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен исәпкә алырга, хезмәт базарындагы вәзгыятькә ориентлашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International