Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек планын тормышка ашыру кысаларында «Хәрәкәт активлыгын күнектерү (МАТР)» программасы буенча спорт чарасы узды.
Чараның максаты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, физик сәламәтлекне ныгыту иде.
Чара уен формасында узды. Балалар корнхолл, джакколо, кульбутто уеннарында катнаштылар. Чарада катнашучылар вакытны күңелле һәм файдалы гына уздырып калмыйча, бик күп уңай тәэсирләр дә алдылар.