Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасындагы көндезге төркемдә катнашучылар Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында мәдәни-агарту чараларында актив катнашалар.
Мәсәлән, шушы көннәрдә көндезге төркем Биектау районындагы Салих Сәйдәшев музеенда булды.
Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы, милли сәнгатьтә яңа жанр – музыкаль драма иҗат итүче, педагог, дирижер, пианист, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләренә музыка авторы.
«Өмет» үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен экскурсияне музей директоры Гөлназ Фәритовна Гыйниятуллина үткәрде. Ул татар композиторының тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.
«Истәлекле урыннар буйлап йөрү гүзәллек хисен үстерә, социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтә. Мондый чаралар вакытында алар туган як тарихын өйрәнәләр, күренекле тарихи шәхесләр белән танышалар. Патриотик тәрбия безнең илдә яшәүче халыкларның уртак хәтеренә, мәдәниятенә һәм тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли», – дип билгеләп үттеләр «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре.