«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе узды

2022 елның 22 июле, җомга

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү кысаларында ТР Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева «Невский кебек яшә» дигән батырлык дәресе үткәрде.

Дәрес Александр Невскийга хас булган мөһим сыйфатлар – батырлык һәм милләтпәрвәрлек турында әңгәмә белән башланып китте. Тәрбияләнүчеләр бөек кенәзнең биографиясе белән таныштылар. Балалар Александр Невскийга зирәк идарәче һәм тәҗрибәле дипломат булырга ярдәм иткән сыйфатларны санап үттеләр. Тәрбияченең хикәясе презентация белән үрелеп барды. Инна Нурмиева 1240 елгы Боз өсте сугышы турында сөйләде. Тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар бөек князь Александр Невскийның шведларны Нева елгасында җиңүен белделәр.

«Мондый чаралар балаларны туган ил тарихы белән таныштыра, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыра һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияли», – дип билгеләп үтте «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International