ТР Лениногорск муниципаль районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Синең һөнәри карьера» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстанда хезмәт базары турында» дигән дәрес үткәрделәр.
Технологиянең максаты – 12 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган балалар һәм эшсез гражданнарга һөнәри кызыксынуларын ачыклауда ярдәм итү.
Бу елның июль башында социаль хезмәтләр алучылар арасында технологияне гамәлгә ашыруда катнаша торган төркемнәр булдырылды. Эш барышында эшчәнлек төрләренә карата мотивация дәрәҗәсен һәм профессиональ һәвәслекне билгели торган тестлар, экспресс-диагностика куллану каралган. Чаралар программасы эш бирүчеләр белән үзара бәйләнешне күздә тота: аларның структурасы, шартлары һәм үзенчәлекләре белән танышу максатыннан оешмалар һәм предприятиеләргә бару.
Дәресләр кысаларында комплекслы үзәк белгечләре кирәкле һөнәрләр турында сөйлиләр, социаль хезмәт алучыларга заманча социаль-икътисади шартларда һөнәри җайлашу сәләтен үстерергә булышалар. Мондый дәресләр булачак һөнәри эшчәнлекне сайлап алуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Әлеге технология буенча курс ахырында шәхси һөнәри юнәлеш бирүче маршрут белән портфолио төзеләчәк. Технологияне гамәлгә ашыруның гомуми нәтиҗәсе резюме төзү, «Россиядә эш» порталында эш эзләү булачак.