Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сәламәт булырга телибез» дигән адаптив физик культура буенча дәрес уздырылган.
Дәрес барышында тәрбияче Фролова Ольга Викторовна балаларны сәламәтләндерү алымнарын кулланды: гомуми үсеш алу күнегүләре комплексы, хәрәкәтчән уеннар, бармак гимнастикасы, үз-үзеңә массажның төрләре. Аның сүзләренә караганда, мондый дәресләр хәрәкәт итү сәләтен стимуллаштырып кына калмый, балаларга психологик киртәләрне җиңәргә дә ярдәм итә, гомумән тормыш сыйфатын яхшырта, чөнки адаптив физкультура дәвалау, коррекция һәм гомуми ныгыту эффекты бирә.