«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә десертлар әзерләү буенча мастер-класс оештырганнар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр десерт әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Мастер-классны кондитер Рәзинә Гәрифуллина уздырды.

Башта кондитер «Анна Павлова» десертының тарихын сөйләде һәм ничек нигез әзерләргә кирәклеген күрсәтте. Аннары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән десерт әзерләделәр. Балалар нәтиҗәдән канәгать калдылар. Десерт бик матур һәм тәмле килеп чыкты. Һәр бала десертны төрле җиләкләр белән бизәү буенча иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова сүзләренә караганда, мондый мастер-класслар балаларны төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштырып кына калмыйча, киләчәк һөнәрне сайлау өчен мотивация булып та хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International