Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен иҗади чара узды. Чарада ун реабилитант катнашты.
Чара барышында белгеч кәгазьдән эшләнгән әйберләр: кәрзиннәр, кашпо, органайзерлар, вазалар күрсәтте. Чарада катнашучылар кәгазьдән үрүнең төрле техникалары турында белделәр.
«Декоратив-гамәли иҗат илһамландыра, иҗади потенциалны ача, фантазияне үстерә, тынычландыра, сабырлыкка өйрәтә һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыра. Моннан тыш, мондый дәресләрдә безнең тернәкләнүчеләр туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр ясыйлар», – дип сөйләделәр «Изгелек» үзәгендә.
Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, бу иҗат төре кәгазьдән төрле әйберләр ясау буенча зур сайлау мөмкинлеге бирә һәм иҗади идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.