«Здравушке»да дуслык бәйрәме

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык әйлән-бәйләне» дип исемләнгән тематик бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рафик улы катнашты.

Чараның беренче өлешендә Адель Рафик улы тернәкләндерү үзәгенең кабинетларын карап чыкты һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләде. Үзәк белгечләре эштә тернәкләндерү бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирүче инновацион җиһазлардан актив файдаланалар. Логопедлар балалар белән «ArtikMe» «акыллы» көзге ярдәмендә шөгыльләнә, дәрес барышында ДФК һәм АФК белгечләре дә заманча җиһазлар куллана. «Сова» сенсор-динамик залы зур уңышка ия.

Чараның бәйрәм өлеше татар эстрадасы җырчысы Люция Мусина чыгышыннан башланды. «Сэмбель» балалар бию коллективы рус һәм татар халык биюләрен берләштергән хореографик тамаша тәкъдим итте.

Күңел ачу программасыннан тыш, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен милли орнамент рәсемнәре төшерелгән аппликацияләр ясау буенча мастер-класс оештырылды. Һәркем традицион бизәкләр җыюда катнаша, аларны әзерләү нечкәлекләрен белә алды.

Чара «Добровольцы – детям» XI Бөтенроссия акциясе эгидасы астында узды, ул быел «Балалар – балаларга. Бергә булдырабыз» девизы белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International