Татар биюе, түбәтәй һәм өчпочмак: Минзәлә районында социаль хезмәт алучылар белән татар мәдәнияте көне уздырдылар

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре М. Җәлил ис. паркта «Мәдәният һәм традицияләр» дигән татар мәдәниятенә багышланган чара уздырдылар.

Очрашуда «Актив озын гомер мәктәбе» өлкән яшьтәге клуб әгъзалары, 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган яшь инвалидлар һәм «көмеш» волонтерлар катнашты.

Очрашу татар халкы фольклоры белән танышудан башланды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә «Түбәтәй», «Тимербай», «Утыр, утыр, Мәликә», «Чүлмәк вату» хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар. Аннары «көмеш» волонтерлар татар биюе буенча мастер-класс үткәрделәр.

Татар халык ашлары мәдәниятенең мөһим элементы булып тора. Татар ашлары турында кызыклы фактларны социаль хезмәтләр алучылар «Татар милли кухнясы» китабыннан белде, аны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдим итте.

Чара хәйрияче оештырган традицион татар камыр ризыклары белән чәй эчү белән тәмамланды. Һәркем өчпочмак, гөбәдия, вак бәлеш һәм башка тәм-томнар авыз итә алды. Очрашу онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды, социаль хезмәт алучылар татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең матурлыгын тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International