Алабуга шәһәренең «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яңартылган бассейнда дәресләр башланды. Йөзү буенча дәресләрне адаптив физик культура буенча белгеч Пензина Александра үткәрә.
Белгеч ассызыклап үткәнчә, йөзү балаларның психоэмоциональ фонына уңай йогынты ясый, хәрәкәтләрнең координациясен, көчне, чыдамлыгын яхшырта, шулай ук кайбер авыруларны профилактикалауга ярдәм итә. Йөзү буенча дәресләр нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырлары системасы, терәк-хәрәкәт аппараты ныгый, дөрес осанка формалаша, мускулларның киеренкелеге кими, матдәләр алмашы яхшыра.
Тернәкләнүчеләрнең ата-аналары балалар бассейнда шөгыльләнүне зур түземсезлек белән көтәләр, дип билгеләп үтә. Уңай кәеф һәм энергия белән беррәттән, балалар физик чыдамлыкны да ныгыта, бу тернәкләндерү нәтиҗәлелеген арттыра.