Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы буенча эллиптик тренажер сатып алынган. Тренажерда реабилитант Солтан да шөгыльләнә.
Малайның диагнозы – ДЦП, уң як гемипарезы бар. Солтан кече яшьтән «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү уза. Диагноз аркасында аның координациясе бозылган, ул йөргәндә үзен ышанычлы хис итми. Шулай ук реабилитант кулында әйберләр тотып тора алмый.
Солтанга тренажерда шөгыльләнү бик ошады. Эллиптик тренажерда күнегүләр йөгерү яки чаңгыда йөрүне хәтерләтә, тик шул ук вакытта йөкләнеш буыннар һәм умыртка баганасы өчен куркынычсыз.
Системалы дәресләр нәтиҗәсендә балада уңай динамика күзәтелә: хәрәкәтләр яхшырды, йөргәндә ул аякларны дөрес куя башлады. Шулай ук Солтанның хәрәкәтләрендә ышанычлык туды, малайның гомуми физик халәте яхшырды.