Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә рус шагыйре, дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның туган көненә багышланган чаралар сериясе узган. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган.
Учреждение тәрбияләнүчеләре көче белән «Гавриил Державин дөньясы» дигән театральләштерелгән спектакль әзерләнде. Ул тыңлаучыларны күренекле шагыйрь иҗаты белән таныштырды. Державинның тормышы һәм эшчәнлеге турында күбрәк белергә тематик видеоматериал ярдәм итте.
14 июль көнне Лаеш шәһәренең Державин мәйданында «Державин укулары» Бөтенроссия шигърият фестивале узды. Фестивальнең конкурс программаларының берсендә тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Валерия Нохратская катнашты. «Г.Р. Державин» шигыре өчен Валерия өлкән яшь төркемендә 1 урын алды.