«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

11 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Анисимова хәрби хезмәткәрләр белән очрашу оештырды. Балаларга чик буе гаскәрләре ветераны Фәрит Сафин һәм запас рядовое Илья Скалов килде. Чараның максаты – безнең янәшәбездә яшәүче кешеләрнең батырларча гамәлләре мисалында патриотизм һәм әхлак тәрбияләү.

Кунаклар балаларга солдат тормышының катлаулы көннәре, дуслык һәм җаваплылыкның мөһимлеге турында сөйләделәр. Илья Соколов чик сакчыларына ярдәм итә торган хезмәт этләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук алар сугышчылар турында тематик видеоролик карадылар, Россия геройлары һәм аларның батырлыклары, күренекле гаскәр башлыклары турында белделәр.

Очрашу җылы дустанә атмосферада узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Кораллы көчләре ветераннары, һөнәри хәрбиләр катнашындагы мондый чаралар хәрби һөнәр белән кызыксынуны арттыра, яшүсмерләрдә Ватанны ярату хисен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International