Бүгенге көндә милли кием предметлары популярлаша бара һәм көндәлек әйләнешкә күбрәк керә. Шуны истә тотып, 12 июль көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә милли баш киеме – түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үткәрелгән чара халык сәнгать кәсепләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Мастер-классны оештыруда комплекслы үзәк белгечләреннән тыш, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлчәчәк Галләмова да катнашты. Әлеге чарада катнашу өчен «Рассвет» клубы әгъзалары – мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган иде.
Дәрес бик җылы атмосферада үтте. Ата-аналар эшләнмәләр ясап калмыйча, милли кием традицияләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.