10 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина «Осталар шәһәренә сәяхәт» дигән танып-белү чарасын үткәрде. Шөгыльнең максаты – һөнәрләрнең күптөрлелеге турында белемнәрне киңәйтү, хезмәткә һәм эшче һөнәрләргә карата кызыксыну уяту.
Балалар һөнәрләр шәһәренә сәяхәткә киттеләр, анда һөнәрнең нәрсә икәнен, һөнәрләр дөньясының күптөрлелеге, теге яки бу белгечлек буенча кешеләргә кирәкле сыйфатлар турында белделәр. Ике командага бүленеп, балалар төрле биремнәр эшләделәр. Мәсәлән, «Серле» тукталышында алар хезмәт кораллары турында табышмакларга җаваплар бирделәр, икенчесендә – мәкаль әйттеләр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләделәр, тематик кроссвордлар чиштеләр, иллюстрацияләр карадылар.
Балалар төрле һөнәрләр турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм белемнәрен тирәнәйттеләр.