Лениногорск районында балаларга яңа һөнәр турында сөйләделәр

2022 елның 12 июле, сишәмбе

11 июль көнне Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лилия Зарифуллина балигъ булмаган балалар белән дәрес үткәрде. Чараның максаты – татар халкының мәдәнияте, һөнәрчелеге һәм гореф-гадәтләре белән танышу.

Дәрестә балаларны туку тарихы белән таныштырдылар, читекләрнең ничек ясалуы, аларны нинди орнаментлар белән бизәүләре турында сөйләделәр. Балалар татар орнаментының үсемлек мотивларына нигезләнүен белделәр. Аннары дәрестә катнашучылар иҗади эшкә керештеләр – төсле кәгазьдән эшләнгән милли аяк киемен бизәделәр.

Соңыннан иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International