11 июль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр бергәләп күңелле Сабантуй үткәрергә җыелдылар. «Добровольцы» отряды волонтерлары ишегалдын шарлар, тасмалар белән бизәделәр, интернат-йорт белгечләре концерт номерлары әзерләделәр. «Забава» әбиләр ансамбле халык җырларын башкарды, ә социаль хезмәт алучы Алексей Штенников гитарада яраткан композицияләрен башкарды.
Бәйрәм кунаклары – район мәдәният йорты артистлары. Алар интернат-йортта яшәүчеләргә дәртле җырлар бүләк иттеләр. Әбиләр һәм бабайлар белән бергә биеделәр, җырладылар. Шулай ук Сабантуй өчен традицион ярышлар да оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте, барлык катнашучылар да бүләкләр алды.
Чараның максаты булып социаль хезмәт алучыларда толерантлык формалаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу, башка халыкларның мәдәниятенә карата патриотизм һәм хөрмәт тәрбияләү тора.