10 июльдә республиканың Әлки районында «Уяв» чуаш мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарада Россиянең төрле почмакларыннан 10 меңнән артык кунак катнашты. Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Уяв үткәрү бик әһәмиятле һәм символик вакыйга булды.
Быел «Уяв» бәйрәмен Сихтермә-Хузангай авылында үткәрделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш, чарада башка мөхтәрәм кунаклар да булды, алар арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде.
Чуаш өйләрендә чуаш гаиләсенең көнкүреше, борынгы һәм заманча йолалары белән танышырга мөмкин иде. Шуларның берсендә күп балалы гаиләнең гаилә-көнкүреш йоласы күрсәтелде. Йорт хуҗалары – Скоковлар гаиләсе – кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Виталий һәм Ирина Скоковлар биш бала үстерәләр. Гаилә башлыгы 27 ел инде мәктәптә укытучы булып эшли, химия, биология, география укыта. Ул «Ел укытучысы» бәйгесендә күп тапкырлар катнашып, район һәм республика күләмендә призлы урыннар яулаган.
Ирина Скокова 23 ел дәвамында мәктәптә пешекче булып эшли. Ул өйдәгеләрне камыр ризыклары белән сыйларга ярата, йортта мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасы тудыра. Ял көннәрендә әнисе пироглары белән чәй табынына җыелып, гаилә эшләре турында фикер алышу Скоковлар гаиләсендә күптән инде күркәм традициягә әверелде.
Олы кызлары Полина Димитровград медицина техникумы студенты, игезәкләр Никита һәм Николай техник-икътисад колледжында укый. Кызлары Татьяна өченче сыйныфны тәмамлый, ә кечкенә Олег балалар бакчасына йөри. Гаиләдә мәхәббәт һәм үзара аңлашу булуы балалар тәрбиясенә яхшы тәэсир итә. Алар барысы да төрле яктан үсеш алган, спорт белән актив шөгыльләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Уяв кебек чаралар илдә һәм республикада яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, гасырлар дәвамында тупланган кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшырырга ярдәм итә. Бу эштә гаиләнең роле зур, чөнки нәкъ менә гаиләдә милләтнең әхлакый һәм физик сәламәтлеге нигезләре формалаша, рухи һәм мәдәни традицияләр саклана.