«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр флорист һөнәре белән таныштылар

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Флорист һөнәре» дигән дәрес-практикум узган. Дәрес балаларны яңа һөнәр белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрестә балалар флорист ролендә булдылар, үзләрен чын иҗатчылар, рәссамнар итеп тойдылар, чәчәкләрдән төрле композицияләр, икебана ясадылар. Алар шулай ук яңа гамәли күнекмәләр дә алдылар. Балалар флористиканың, гамәли сәнгатьнең теләсә кайсы төре кебек үк, сабырлык һәм тырышлык таләп итүен аңладылар.

Балалар ясаган барлык композицияләр дә матур һәм кабатланмас булып чыкты. Әзер эшләрне интерьерны бизәү өчен яки бүләк итеп кулланырга мөмкин.

Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр кечкенә генә вернисаж оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International