«Чишмә» комплекслы үзәгендә балаларны халык иҗаты белән таныштыралар

2022 елның 8 июле, җомга

5 июль көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Фәния Гайнетдинова һәм Ләйсән Хөсәенова Россия һәм Татарстан Республикасы халык сәнгатен популярлаштыруга юнәлдерелгән мастер-класс оештырды.

Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар хохлома, гжель рәсемнәре, милли татар чигүләрен ясау техникасы белән таныштылар. Шулай ук белгечләр балаларга савыт-сабаларны хохлома бизәкләре белән бизәү барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Балалар җитештерү технологиясе, төсләр гаммасы һәм материалның үзенчәлекләре турында тулырак белделәр.

Кереш әңгәмәдән соң балалар зур кызыксыну һәм теләк белән рәсемнәр буядылар. Дәрес ахырында аларга истәлекле бүләкләр өләштеләр.

Балаларны мондый эшчәнлеккә тарту аларны үз халкының рухи-әхлакый кыйммәтләренә җәлеп итәргә, эстетик зәвык формалаштырырга, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International