«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне халык сәнгате белән таныштыралар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Халык һөнәрләре: рус челтәре» дигән танып-белү чарасы узды. Аны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.

Тәрбияләнүчеләр рус челтәренең барлыкка килү тарихы һәм җитештерү технологиясе белән таныштылар. Балалар аны булдыру ысуллары, рус халкы тормышында челтәрләр куллану турында белделәр. Тәрбияләнүчеләр түгәрәк салфеткаларның үрнәкләрен карадылар, аннары дәреснең иҗади өлешенә керештеләр – җеп һәм крючок ярдәмендә челтәрле салфетка элементын үзләре бәләп карадылар.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр халык сәнгатенә карата кызыксыну, күзаллауны һәм иҗади сәләтләрне үстерә, үзеңнең һәм халык осталарының хезмәтенә хөрмәт, ватанга һәм аның милли традицияләренә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International