Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Кама елгасының матур ярына, Семрук бистәсе урнашкан урынга сәяхәт кылдылар. Ул, сүз уңаеннан, «Ак таулар» рекреацион мәдәни кластерына керә.
Семрук – ул «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү өчен төзелгән, агач йортлардан торган кечкенә генә авыл. Биредә берәү дә яшәми. Кешеләрнең тормыш-көнкүрешен, XX гасыр плакатларын күрү, бүгенге һәм үткәндәге кешеләрнең тормышын чагыштыру – үсеп килүче буынга мәдәни-тарихи тәрбия бирүнең мөһим өлеше.
Чараның максаты – тематик сәяхәт үткәрү, аның барышында балаларның хәрәкәтчән һәм физик күнекмәләре камилләшә, танып-белү ихтыяҗлары канәгатьләндерелә.