Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй уздырдылар.
Бәйрәм программасына Г. Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләрен сәхнәләштерү, балаларның шәхси чыгышлары кертелгән иде. Балалар җитезлектә көч сынаштылар, традицион уеннар уйнадылар. Барлык сынауларны да балалар яхшы итеп үтәделәр.
Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, катнашучыларның бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калачак.