Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында 2022 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында» дигән темага брифинг булачак.
Чараның спикерларының берсе – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева. Ул республикада торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү өчен күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләячәк.
Брифинг 10.00 сәгатьтә башлана.
Трансляцияне сылтама буенча карарга була: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm.