Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Әби сандыгы» дигән дәрес үткәрде.
Чараның максатлары: рус халык традицияләренә һәм рухи кыйммәтләренә кызыксыну уяту, балаларны сәнгать эшчәнлегенә җәлеп итү.
Дәрес башында балалар «Алтын хохлома. Халык һөнәрчелеге» дигән рәсемнәр карадылар, Хохлома авылы тарихы турында белделәр. Шулай ук алар хохлома рәсеме өчен традицион бизәкләр карадылар, рәсемнәрдә нинди буяулар кулланылуы турында сөйләштеләр. Аннары балалар эшкә кереште. Башта алар сандыкларны сары төс белән буядылар. Буяулар кипкәч, балалар орнаментлар ясарга кереште. Эш нәтиҗәсе белән барысы да канәгать калды.