Балаларны партизан хәрәкәте һәм Бөек Ватан сугышы чорында герой булган балалар белән таныштыру максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Партизаннар батырлыгы» дигән патриотик сәгать узды.
Тәрбияче Венера Халикова катнашучыларга июнь аенда, Хәтер һәм кайгы көненнән тыш, Партизаннар көне дә билгеләп үтелүе турында хәбәр итте. Балалар әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихын белделәр, халык өчен фашистлар белән көрәшүнең никадәр авыр булуын аңладылар. Шулай ук балалар партизаннарның батырлыгына хәйран калдылар.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр «Партизаннар хәрәкәте тарихы» дигән фильм карадылар. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар дошман белән батырларча сугыштылар, армиягә ярдәм иттеләр, дип нәтиҗә ясадылар.