Республикага эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин килде. Көн тәртибендә – «Менталь сәламәтлек» округ иҗтимагый проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Бүген Владимир Колчин Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды, «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге» АКБО эшчәнлеге, «Идел» Инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәгенең эш тәҗрибәсе белән танышты. Шулай ук вәкаләтле вәкил ярдәмчесенә Татарстанда аутистик спектрдагы авырулар белән эшләү буенча гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар турында сөйләделәр, «Ранняя пташка» аутистист балаларны озата бару һәм коррекцияләү программасы белән таныштырдылар. Шулай ук Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге презентациясе дә оештырылды.
Бүгенге программа Татарстан Республикасында «Менталь сәламәтлек» округ иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә белән тәмамланды.
Иртәгә Владимир Колчинның ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында очрашу билгеләнгән.